Изложение №3 (контроль) Укытучым (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003,120-121 битләр). Менә көз җитте. Укулар башланды. Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. Аны бик яраталар. Аның ире очучы икән. Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри. Ә Анна Сергеевна гомер дә күз алдына китермәгән ерак татар авылында балалар укыта. Аңа бик еш хатлар килә. Андый көннәрдә ул бик шат күренә. Ә кайчакта уйчанланып китә. Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә. Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңелем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. Мин тартынам, рәтләп русча да белмим. Җитмәсә тагын, тотлыгам. Соңыннан гына белдем: ул сакау балаларның телен ачтыра ала икән. Мондый укытучыны логопед дип атыйлар. Беркөн ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән. Ул көн саен мине үзенә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата. Язга минем сөйләшүемдә җиңеллек сизелә башлады. Уку елы тәмамланды. Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. Аның кая киткәнен беркем дә белми калды. Күп еллар үтте. Анна Сергеевнада укыган балалар, үсеп, күптән инде иген кырларында, төзелешләрдә эшлиләр. Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады. Соңгы көннәрдә үзәк газеталарның берсендә басылган искиткеч бер әзбәр кадерле укытучымны тагын күз алдына китереп бастырды.. Белоруссия сазлыкларын киптереп, трактор белән сөргән вакытта, самолет калдыклары табылган. Тимер-томыр арасыннан очучының сөякләре килеп чыккан. Көмеш портсигарында исем- фамилиясе сакланган икән. Игенчеләр якындагы хәрби бүлеккә хәбәр итәләр. Ватан сугышында геройларча һәлак булган очучыны бик кадерләп күмәләр, портсигарда язылган исеме буенча, кабер өстенә “Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган очучы А.М. Демченко” дип язып куялар. Шул ук вакытта газетада, очучының Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын искә алып, хөкүмәт тарафыннан аңа,үлгәннән соң, Герой исеме бирелү турында да хәбәр ителә. Геройның Анна Сергеевнаның иптәше булуында һич шик юк иде. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды һәм барыбызның да уртак шатлыгына әверелде. (328 сүз) (Г. Бакирдан) Изложение №4 (контроль) Хезмәткә хөрмәт (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003,97-98 битләр). Икмәк! Бу сүз- ана исеме белән янәшә торырлык олы сүз. Икмәк турында бер генә көн уйламый калган кеше бармы икән дөньяда?! Чыннан да, шулкадәр мактаулы, олы, шулкадәр изге саналган, йортыбызга бәхет алып килгән икмәкне ихтирам итәбезме без? Беркөнне бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы яшел алан аша сузылган сукмак буйлап сөйләшә- сөйләшә кайтып киләбез. Юлда анда- монда ташланган икмәк телемнәрен күрдек. Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк аунап ята иде. Үзебез дә сизмәстән, шул икмәккә карап туктадык та телсез калган кебек булдык. Шулай рәхимсез ташлап калдырылган шушы изге ипи өчен безгә дә бик уңайсыз булып тоелды. Дөресен әйткәндә, без оялдык. Кемнеңдер бу мәрхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле. Бу икмәкне кем ташлаган? Ул рәхимсез бәндәнең исеме ничек? Имзасын язмаган, тамгасын да калдырмаган. Бар, белеп кара. Бәлки, ул, бу минутларда кибеттән тагын икмәк алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр. Менә шушы кырда трактор җир сөргән, орлык чәчкән,ә хәзер комбайн урып, җыеп, сугып бара.Бу биек арышлар, бу куе бодайлар син әйткәнчә генә үсмиләр шул. Бу җирләргә яңгыр гына яумаган, монда игенченең маңгай тирләре дә тамган. Ә кайбер вакытларда, бәлки, бу кырларны кешенең күз яшьләре дә чылаткандыр. Игенче язын, көзен яңгыр астында калмаганмы? Үзәк өзгеч җилләрдә сызланмаганмы? Монда йокысыз төннәр дә бар, җәфалы көннәр дә бар. Кибеттән икмәк алганда, шул хәлләр исеңә төшсә, бәлки, син ул кешенең хезмәтен аяк астына ташламас идең. Әгәр уйлабрак карасаң, бу җир туфрагы инде мең еллар буена кулдан кулга күчеп килгән. Бу җирләрдә кояш җылысы гына түгел, йөрәк җылысы да калган. Шулай да беркая да язылмаган закон бар. Икмәккә- ихтирам, кешегә- мәхәббәт! Бу сүзләр йөрәктә яши. Шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга хаклы. Бу законны үтәү- һәркемнең изге бурычы. Икмәк- кешенең бөек хезмәте дә, горурлыгы да. Син бу хакта да оныткансың... (292 сүз) ( Н. Дәүли) 9 нчы сыйныфДиктант өчен текстлар. Диктант № 1. Зур тойгылар. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 169 бит.) Фазлый сугышны башыннан ахырына кадәр үз җилкәсендә күтәрде, солдатка кичерергә туры килгән барлык авырлыкларны үз башыннан үткәрде. Шунлыктан ул өйгә тәмам арып-талып кайтты. Иң авыры – ул сугышта бер аягын имгәтте. Исәбе – кимендә берничә ай ял итү иде. Ләкин элек- электән үк авыл эшенә күңел салган Фазлый, атна- ун көн үтү белән, үзендә ниндидер уңайсызлык тоя башлады, бөтен халык эшкә чыгып киткәндә, берүзе диярлек йорт арасында калу белән килешә алмый иде ул. Шулай уңайсызланыбрак йөргән көннәрнең берсендә аңа йомышчы карт килде: - Исәнме, Фазлый туган! Мине рәис җибәргән иде. Бүген кич белән сәгать сигездә идарә утырышы була, аяклары бик авыртмаса , килеп китсә яхшы булыр, дигән иде. “Кызыл таң”да күп еллардан бирле рәис булып эшләүче өлкән яшьтәге Сәлихҗан авылның иң акыллы ирләреннән берсе иде. Ул утырышта авылның ничен үсәчәген, ничек ныгыячагын җентекләп сөйләде; чәчү әйләнеше, терлек азыгы мәсьәләләренә тукталды, яңа төзелешләргә кагылып үтте. Бу утырыштан Фазлый, әллә ничек, зиһене ачылып, зур илһам алып кайтты. (151 сүз) Бирем. Ирен гармониясенә сүзләр язарга. Диктант № 2. (контроль) Урманда көзге яңгыр. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 169 бит.) Урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Карт юкәләр, вак яңгыр тамчыларын үзләренә җыеп, акрын гына шыбырдашып утыралар. Әле яфрак бар, әмма инде соңгы атналар якынлаша. Каен инде, саргаеп, яфрак коя; яфрагын койган чыбыклары күксел-шәмәхә төскә керә бара. Бу вакытта авыл халкы аларны җыя һәм себерке бәйли. Юеш киртәле печән кибәннәре, җиләк исе, хушбуй исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре- барысы да көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килүен тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да. Киләсе елда шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисмәсләрме? Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. Әй сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар! Сезнең иңкүлектә уйнаган төлкеләргә әйтегез: сак булсыннар, аучы килүен сизми калмасыннар! Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә шундый рәхәт. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә. (151 сүз). Бирем. Икенче абзацны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Диктант № 3.( “Сөйләм стильләре” темасыннан соң) Урман бизәге (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 184 бит.) Каен- туган илгә, җиргә бик тугрылыклы агач. Европа илләрендә, мәсәлән, аны гомерендә бер генә тапкыр да күрмәгән кешеләр күп. Ләкин, ни гаҗәптер, менә ул безнең ил туфрагын сайлаган. Каен 300 елга кадәр яши. Урман агачлары өчен бу бик күп түгел. Әмма табигый шартларда каеннарга бу гомернең яртысын яшәргә дә насыйп булмый. Урманда аның хәтта 100-120 яшькә җиткәннәре дә бик сирәк очрый. Агачны акрын гына эчтән кимерә торган төрле гөмбә авырулары моңа сәбәп була. Каен суын яратучылар да бу авыруларны таратуга нык булышалар. Язын рәхимсез кешеләр, балта белән кизәнеп, зифа каеннар тәнендә тирән яралар калдырып китәләр. Күз яшедәй эре, авыр тамчыларның җирдәге корыган яфракларга тамганы ишетелеп тора. Каен суының шифасы турындагы сүзләр, әлбәттә, күп тапкырлар арттырылган, күпертелгән. Яз көне каен агачындагы иң шифалы матдәләр аның яфракларында, бөреләрендә тупланган. Язга чыккач, менә шул ботаклардагы бөреләрне җыеп, аның төнәтмәсен әзерләү тамчылап каен суы җыюга караганда күп мәртәбәләр отышлырак. Кайчакларда кибет киштәләрендә тезелеп торган банкаларда “Каен суы” дигән язуны укырга була. Дөресен әйткәндә, мондый эчемлекнең каен суы белән һичнинди уртаклыгы юк. (167сүз) (Ф. Вәлиев) Бирем. Өченче абзацтагы ике җөмләгә тыныш билгеләрен аңлатырга. Диктант № 4.(контроль) Янәшә яши алуның да сере бар.(”Ел буена үтелгәннрне кабатлау” темасы буенча) (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 192 бит.) Япониядә гомер- гомергә яшәп килә торган чәчәкләрдән букет төзергә өйрәтә торган фән бар. Шул ысул белән төзелгән букет икэбана дип атала. Никадәр матур, гаҗәеп төсләре белән балкысалар да, чәчкә белән чәчкә ярашмый. Түтәлләрдә, болыннарда, урман үзәннәрендә дә сыешып, дустанә яши алмыйлар алар. Мисалга энҗе чәчәк- ландышны гына алыйк. Май аенда урманнарның таҗы ул энҗе чәчәк! Өзеп алып, букет уртасына ландышны куеп кара: бүтән чәчәкләрне буа, баш идерә, буйсындыра, чирек сәгатьтә берсен дә исән калдырмый. Болын чәчкәләре зәһәр казаяктан да шүрлиләр! Булавка башы хәтле бөҗәкләрне кабып йота торган чәчкәләр бар дөнья йөзендә. Диңгез төпләренә ябышып үскән кайбер чәчәкләр кашык сабы булган балыкларны да йомлап куялар. Табигый шартларда чәчәкләр үз урыннарына бик белеп таралганнар. Кемне кем янәшәсенә утыртып, күз явын алырлык букетлар төзү серен икэбана өйрәтә. Ә кешеләр? Адәм балаларының янәшә яши алу серләрен ничек билгеләргә? Зирәк табигатьнең бу серен нигездә ача торган фәннәр бардыр, күптер алар. Тик башкалар белән янәшә яши алу серләрен гомер буе өйрәнә кеше. Югалтулар, ялгышлар, үкенүләр аша өйрәнә. (160 сүз) ( А. Гыйләҗевтан) Изложение өчен текстлар Изложение №1. Тылсымлы көч. (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 138-139 битләр). Зифа Басыйрова – борынгыдан ук сакланып килгән моңнарыбызны түкми- чәчми халыкка җиткерүче буларак, бик кадерле зат. - Авыл хатын – кызларына җыр – куаныч та, юаныч та, күз яше дә бит!- дип сөйли торган булла Зифа ханым. Аннары тагын: - Моңлы көйләрне җылый- җылый тыңлыйлар, яраткан җырларын кат- кат ишетәселәре килә, рәхмәтләр әйтәләр. Икенче авылга киткәндә, «туңмасыннар» дип, безне иң әйбәт толыпларга төреп җибәрәләр иде, җан кисәкләрем…- дип искә ала торган була. Җырчының үз йөрәге дә залдагы солдат аналары, солдат хатыннары йөрәге кебек үк сулкылдап типкән. Зифа Басыйрованың сөекле җырчыбыз булып танылуының бер сәбәбе , бәлки, әнә шундадыр, ягъни җырларын җаны- тәне белән бирелеп, үз кичерешләре белән баетып, чын күңелдән җырлавындадыр? Зифага консерваторияләрдә укырга туры килмәгән. Ул атаклы җырчылар сафына нәсел- нәсәбе бүләк иткән табигый сәләте, моңлы күңеле, тавышының ягымлы лирик тембры ярдәмендә килеп кергән. Җаныңны рәхәтләндерә торган бик тә моңлы, матур тавыш бүләк иткән аңа табигать! Зифа Басыйрова бигрәк тә “Рамай”ны гаҗәеп зур осталык белән башкара. Сугыштан соңгы елларда бу иң популяр җырларның берсе була. Халык күңелендә, йөрәк түрендә фәкать Зифа җырлаган “Рамай” гына саклана. Чөнки бу җырның күңелләрне кузгата торган ниндидер романтик серле рухын бүтән беркемнең дә аның кебек тылсымлы моң белән бизәп бирә алганы юк әле. Җырның кайбер авазларына ул, аеруча басым ясап, “ Рамай “ дип куя, кайбер урыннарда сагышлы моң бигрәк тә көчәеп китә. Зифа Басыйрова - замандашлары кебек үк, төрле тетрәнүләр белән, үлем-җитем белән тулган революция елларының, сугышлы, хәвефле елларның җәфасын чиккән кеше. Яшьли ятимә калган бу Мөслим кызына бик күп кыенлыклар кичерергә, авыр тормыш мәктәбе узарга туры килгән. Аның ирен, беренче балалары тугач ук, халык дошманы дигән яман исем тагып, кулга алганнар. Шунда ул юкка да чыккан. Шул көннәрдә төнге машина, “кара козгын”, Зифаның үзен дә алырга килгән. Яшь ананың кулында - сабые, күзендә – яшь. Кая барып сыенсын? Кемнән ярдәм көтсен? Бу газаплар, бәлки, коточкыч фаҗига белән тәмамланган булыр иде, аны яхшы күңелле, мәрхәмәтле күршеләре генә коткарып калган. Җырчы тормышының бу авыр еллары, ул күргән төрле михнәтләр, билгеле, берсе дә эзсез генә узып китмәгән. Әгәр дә без Зифа җырларында тирән сагыш аһәңнәрен ишетәбез икән, моны табигый хәлгә санарга кирәктер Шул уңайдан Зифа ханым Басыйрованың иң яратып башкарган “Хуш, авылым” җыры аерым бер урын алып тора. Бу- “Күзләр” пьесасыннан алынган җыр. Спектакль барышында аның беренче юллары ук йөрәккә барып тия: Кай илләргә илтер икән Без барасы олы юл? Каберең белән саубуллашып Китәм, балам, бәхил бул. Спектакльдә бу җырны шәһәргә дәваланырга китүче бер кыз бала җырлый. Ә ул ир кеше җыры булып, саубуллашу җыры түгел,бәхилләшү җыры булып ишетелә. Зифа Басыйрованы тыңлаганда, аның көйләрне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәннәрен генә сайлап алуына игътибар итәсең. Җыр сәнгатенә зур өлеш керткән Зифа Басыйрова халкы күңелендә мәңге сүнмәс. (437 сүз).( Г. Бәшировтан). Изложение № 2. (Контроль изложение №1). Нәрсә ул батырлык? (Я.Х.Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. Казан, “Мәгариф”, 2005, 62-64 битләр) Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән?! Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда йөрәкләребез ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. Ләкин, дуслар,батырлык турында һәрберебез хыялланса да, батырлык дигән кеше тормышындагы гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез. Миңа калса,батырлыкка урын бары тик бөек көрәшләрдә генә, дигән караш күңелләрдә әле яши бугай. Дөрес, безнең ата- бабаларыбыз , абый- апаларыбыз безгә караганда киеренкерәк чорда яшәгән. Алар революция ясаганнар, илебез өстенә албастыдай ябырылган немец фашистларын тар- мар иткәннәр. Ачлыкка, ялангачлыкка, наданлыкка каршы көрәшкәннәр. Алар тормышындагы һәр көн, һәр сәхифә батырлык булган. Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. Батыр булу өчен тәүге шарт- куркак булмау. Ә куркак булмау өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк? Беренче итеп мин- хаклыкның күзенә туры карау, хаклыкны һәркем алдында ярып салу сыйфатын күрсәтеп үтәр идем. Әйтик, безнең берәр якын дустыбыз нинди дә булса начарлык эшләде, ди. Без аның белән арабыз бозылудан яки тагы да начаррагы- аның тарафыннан тукмак эләгүдән куркып, дустыбызның начарлыгын яшереп калдырдык, ди. Безнең дәшми калуыбыз куркаклык булып бәяләнергә тиеш. Дустыбызның начарлыгына кул болгап без ике төрле начарлык эшлибез. Берсе аның үз күңелебезгә начарлык булып оялый, икенчесе дустыбыз йөрәгендә бәгырьсезлек булып тамыр җәя. Димәк, вакытында әйтелгән хак сүзебез дустыбызны бәладән коткарыр иде, ә кешене бәладән йолучы кеше – батыр кеше дияргә нигезебез бар. Үзебезнең ялгышыбызны аңлау, аны күтәрә белү өчен шактый көч сорала. Моның өчен дә куркак булмау кирәк. Кайвакыт үз кимчелегеңне, үз ялгышыңны тану башкаларның гаделсез гамәлләрен йөзенә бәреп әйтүгә караганда да авыррак була. Куркак булмауның янә бер ягы- кешеләргә ышану. Кешеләргә ышанмаган кеше бервакытта да зур эшләр эшли алмый. Чөнки ул үзенең эшен бәяли алмаслар, кылган яхшылыгым күмелеп калыр дип курка. Инде тагын бер мөһим сыйфатка тукталып үтик. Ул – кешелеклелек. Дөньядагы бөтен матур эшләрнең башы нәкъ менә шуннан башлана да инде. Кешелеклелек төшенчәсе үзенә матурлыкны да, батырлыкны да, киң күңеллелекне дә, ярдәмчеллекне дә һәм тагын бик күп әйбәт сыйфатларны сыйдыра. Без бервакытта да әйбәт булудан, кешелекле булудан,нечкә күңелле булудан курыкмасак иде. Тормыш безне һәркөн сыный. Алдыбызга куйган күп кенә сорауларын кайвакыт без аның үзебез дә белмибез. Намусыбызга тугры булсак, без ул сынауларны җиңеп чыгарбыз, халкыбыз күзенә, ата-аналарыбыз күзенә, бездән зур эшләр көткән кешеләр күзенә гел туры карый алырбыз. Шул вакытта бездән батыр кешеләр чыгар. Дөньядагы барлык батырлыклар да үз –үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. (477 сүз) (Ф. Яруллиннан ). Изложение № 3.Ана. ( З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 160-162 битләр). Автобус нигәдер озак килми торды. Көне буе җыелышып утырып талчыккан делегатларның түземлеге бетә башлады. Озакламый, төнге ун тула бит. Ниһаять, күзләрне яктыртып, автобус килеп туктады. Шофер: -Делегатлармы? Рәхим итегез!- дип, салондагы утны яндырды. Утыру озакка бармады. Кузгалыр алдыннан әофер, гафу үтенгән тавыш белән, безгә мөрәңәгать итте: -Иптәшләр, вокзалда безнең якка кайтучы бер егет бар, кереп алсак, ни диярсез? Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты да кереп китте һәм озак та тормый бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан егетне култыклап алып чыкты. Егетне күрүгә, арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыныннан торды, без ни дә булса уйларга өлгергәнче, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үзенең янәшәсенә алып килеп утыртты. Шунда кинәт, барыбызны да аптырашта калдырып: -Әнием, исәнме, әнием!- дип, егет бу апаны кочагына кысты. -Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең? Кыерсыттылармы әллә?- Калтыранган тавыш белән сөйләнә –сөйләнә апа егеткә текәлде. Сукыр егетнең “күрәсем килде” дигән сүзе безне сискәндереп юибәрде. Йөрәкләр өзелеп төштемени! Әлеге апа безгә аңлатма бирүне кирәк тапты: -Бер атна элек кенә үзен, авылдан машина алып, Әлмәткә сукырлар җәмгыятенә илтеп куйган идем. Әйбәт кенә эшләп калган идең бит, балам-бәгырем, ник кайтасы иттең? Кем белән кайттың? Егет, сабый бала кебек, хатынга сыена төште: -Ялгызым, әнием. Беләсем килде: үзем генш йөри аламмы икән? Яңадан мине илтеп йөрмәссең, әнием, үзем генә барырмын. Атна саен кайтып, сине күреп торырмын. И-и әни, кешеләр барысы да шундый яхшылар, безнең авылдагы кебекләр, ярдәм итәргә генә торалар. Автобус эчендәге саран яктылыкта ана белән баланың күз яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы якынлыкның никадәр югары, саф, тирән икәнлегенә ышандык. Аларның авылы Бүләккә кайтып җиттек. Автобус туктауга, ана белән бала төшеп калдылар. Без аларның бер-берсенә сыена төшеп атлауларын озак карап тордык. Шактый баргач, тынлыкны Сабирҗан абзый : -Ә бит ул аның баласы түгел... - Чынлап әйтәсеңме?! Үзебезнең авылга кайтып җиткәнче, шактый нәрсә белергә өлгердек. Сөйгән егете белән туй ясарга җыенган Факиянең туе булмыйча кала. Күршеләре Мәрдан абзый белән Зәйнәп апа, кечкенә малайлары Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия малайны үзенә алып чыга, ул Факичне озакламый әни дип йөри башлый. Тик ул бала тумыштан сукыр була. Факиянең сөйгән егете Сәйфи: “Бирнәгә сукыр бала алырга башыма тай типмәгән”,- дип, башкагаөйләнә. Ләкин, гафу үтенеп, ничә мәртәбә Факия янына килә, тегесе сөйләшеп тә тормый. Башта ул Ришатны сукырлар мәктәбендә укыта. Илтеп куя, барып ала. Ялгызын бер дә юлга чыгармый. Шул бала бүген хәбәрсез-нисез кайтып төшсен инде. Күрәсең, сагынуына түзеп тора алмагандыр. Сагыну бит ул... Шунда күз алдына тагын айлы сукмактан бер-берсен җитәкләп атлаган ана белән бала килде. Башкалар ничектер, әмма мин, кайберәүләр үз балаларыннан да ваз кичеп, яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан Факияне, гомерем буена белгән кешем кебек, бик якын иттем. Ул миңа баласын коткару өчен дөрләп торган ут эченә ташланучы да, бозлы суга сикерүче дә, сабыйны ышыклап фашист пулясына каршы баскан батыр партизанка булып та күз алдыма килә иде. Кыз көенә картайган бу кеше Ана дигән бөек исемгә лаек түгелмени? Лаек, йөз тапкыр, мең тапкыр лаек. (480 сүз) Н.Әхмәдиевтән Изложение № 4.( контроль)Кем җырлады? (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 105-106 битләр). Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде. Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларныңберсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант- татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңардагангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа. Ләкин ул озакка бармый. Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде... Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!..Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең,аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына- Таһирәнеңкул сузымы гына җирдәҗырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме? Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз- тынсыз гына кузгалып китте- егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Поезд китте, ялгыз кабер торып калды... Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. (283 сүз) Ә.Еникидән Изложение № 5Землянка (“Мәгариф”журналы, №4, 2010, 19 бит) Буранлы февраль урталары иде. Дивизия каты, авыр һөҗүм сугышларыннан соң дошман частьларын тар-мар итеп, берничә авылны, район үзәге дип аталган бер шәһәрчекне азат иткәч, ике урман арасындагы ачыклыкта оборонага урнашты. Частьлар, подразделениеләр җиргә тирәнрәк казып урнашырга, ныгырга приказ алдылар. Дивизия сирәк атышлар, дошманны өзлексез капшап, тынычсызлап торудан гыйбарәт булган вак сугышлар алып бару белән бергә, авыр физик эшкә, оборонасын ныгытырга кереште. Өлкән сержант Әхтәм Сафин отделениесе, полк белән берлектә, икенче сафтагы окопларда калды. Аңа яңа гына азат ителгән авылның көнбатыш читен биләп, шунда ныгып урнашырга дигән приказ бирелде. Бу авыл хәрби карталарда һәм югары командованиегә бирелгән донесениеләрдә Дятлевка дип йөртелсә дә, аның авыл диярлеге калмаган иде инде. Фашистлар аны җир белән тигезләгәннәр, йортларын, каралтыларын яндырганнар, бөтен авылда бердәнбер таш бина булган мәктәпне астына мина куеп шартлатканнар, урамнардагы, бакчалардагы агачларны кискәннәр, корытканнар, терлекләрне һәм урманга, партизаннар янына качып китәргә өлгермәгән эшкә яраклы кешеләрне Германиягә куып алып киткәннәр, карт-карчыкларны, балаларны атып үтергәннәр. Авылда хәзер бер җан иясе юк, хәтта каңгырып йөрүче этләр дә, мәчеләр дә күренми, алар я качканнар, я кырылып беткәннәр. Сугышчылар, оборонага урнашкач, көн- төн окоп казыдылар, дошман артиллериясе атып, тынычсызлап торуга карамастан, аны тирәнәйттеләр, ныгыттылар, тик шуннан соң гына землянкаларга тотындылар. Сафин үз отделениесенә землянка урыны итеп, бер өйнең идән астын сайлады. Уңай урында, траншея буенда гына. Әгәр казып ныгытсалар, отделениегә бик җитәчәк, хәтта иркен дә булачак. Чөнки отделениедә сугышчылар кимегән, бары җидәү генә калган иде. Беркөнне караңгы төшкәч, отделениенең постта булмаган сугышчылары эшкә керештеләр. Төн буе идән астын чүп- чардан арчыдылар, казыдылар, тирәнәйттеләр, өстенә өч кат бүрәнә җәеп, калын итеп балчык өйделәр, дошманга күренмәсен өчен, түбәсен кар белән капладылар. Төнлә берничә тапкыр тревога булып, аларга, көрәкләрен, кәйләләрен, ташлап, кулларына корал алырга, окопка йөгереп чыгып, үз урыннарына барып басарга туры килсә дә, таң сызылганчы землянканы тәмамладылар. Сафинның да канәгатьләнүе йөзенә чыккан. Ул, чәй янына утыргач, землянка эчен тагын бер тапкыр күздән кичерде дә, сөенечен яшерә алмыйча: - Менә тагын бер “йорт” салдык, - диде. - Торырлык. Җыйнак кына. - Шулай, тагын бер “йорт” салдык, - диде ефрейтор Сибгатуллин, аның сүзен кабатлап. - Чыннан да, безнең йортыбыз бу. Ничектер, землянка казып кергән саен, күңелем рәхәтләнеп, җылынып китә. Яратам ла соң мин шундый күзгә күренеп торган эшне. Беләсезме, землянка казып кергән саен, үз өем күз алдыма килә. Сугыш башланыр алдыннан гына бик матур итеп йорт салган идем. Иртәгә сугыш башланасы дигән көнне туен үткәрдек. Кунаклар килде, дуслар җыелды... Нәкъ шул минута тыштан моң гына, нечкә генә бер тавыш ишетелде. Егетләр, сәерсенеп, ишеккә борылып карадылар. Тавыш бераздан яңадан кабатланды. Бу юлы инде аның мәче тавышы икәне ачык ишетелде. Ул инде ишекне тырный-тырный, бик кызганыч тавыш белән елап, землянкага, җылыга кертүне сорап, ялынып кычкыра иде. Сибгатуллин, урыныннан торып, ишекне барып ачты. Аннан тышкы салкын һава белән бергә, ябык кына, өтек кенә бер соры мәче килеп керде. Ул бик туңган, бөтен гәүдәсе белән калтырый, сугышчыларга карап, землянкадан куып чыгармауларын үтенгәндәй, бик кызганыч тавыш белән мияулый иде. - Мәче! – диде Сибгатуллин, бик шатланып - Соры мәче!.. Яхшы билге бу, егетләр, яхшы билге! Әйдә, рәхим ит, Мияубикә, түрдән уз. (483 сүз.) Изложение № 6 ( контроль)Ике дус (“Мәгариф”журналы, №4, 2011, 32 бит) Караклыкның башы энә урлаудан башлана, диләр. Ялкаулыкның да башы кеше хезмәтеннән файдаланудандыр, мөгаен. Шөһрәт баштарак вакыты җитмәгәндә яки үзе аңламаганда гына Гадиләдән күчергәләсә, тора-бара бу аның гадәтенә кереп китте. Кыз да гел-гел каршылык күрсәтмәде, чөнки теге сүзләрне ишетүдән курыкты. Укытучы Шөһрәтне тактага чакырса да, Шөһрәт Гадиләнең авызына гына карап тора башлады. Гадилә кырый рәт парталарның иң алдагысында утырганлыктан, кызның күп кенә хәрәкәтләре укытучы карашыннан читтә кала идее. Әмма укытучы күрмәсә дә, классташлары һәммәсен дә күреп, белеп тордылар. Алар Шөһрәтне үрти үк башладылар. Бигрәк тә ерык авыз Кәшиф җанына тиде. - Синең эшләр хутта, малай, ә? – диде ул бер тәнәфестә. – Өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишеп, баш ватасың юк. Гадиләдән күчердең куйдың. Такта янына чыксаң да, Гадилә коткара. Берәр бишлегә укучы кыз бәкегә дә төшми, ичмасам, тартып чыгарыр идем дә үземнең бөтен эшемне шуңардан эшләтер идем. - Кызыгасыңмыни? – диде Шөһрәт мактанулы тавыш белән. - Кызыгам. Кем шундый кәләшкә кызыкмасын! Кәшифнең авыз тутырып «кәләш» дип әйтүеннән кызлар хихылдап куйдылар. Ә Шөһрәт тагын да масаебрак: - Кәләш шул! – диде. – Беләсегез килсә, Гадилә минем өчен утка да, суга да керәчәк. - Суга төшкәнен беләбез инде. Утына да керер – анысына да ышанабыз, әмма кәләш булмас, - диде тыйнак табигатьле Тәлгать. Ул Гадиләне бик якын итә һәм Шөһрәт алдында кызның шулай түбәнсенүен һич тә кичерә алмый иде. Шөһрәт тә Тәлгатьнең Гадиләгә тыныч кына карый алмавын сизә, шуңа күрә Тәлгатькә үзенең өстенлеген күрсәтергә тели иде. - Телисезме, мин бөтен класс алдында Гадиләдән мин синең кәләшең дип әйттертәм? - Булмый! - Менә күрерсез. Класска башка укучылар да җыела башлады. Тәлгать Шөһрәтнең янына ук килеп: - Әз генә акылың булса да, син мондый түбәнлекне эшләмәячәксең, - диде - Кем өчен түбәнлек бит, - дип авыз ерды Шөһрәт. Колактан-колакка сүз китте, кызлар бер-берләре белән пышылдаша башладылар. Ярык кыңгырау Кәшиф бу хәбәрне бөтен класска таратып өлгерде. Менә, ниһаять, йөгерә-атлый Гадилә килеп керде. Әллә йөгерүдән, әллә яшьлек дәртеннән аның йөзләре алсуланган. Елмаеп китәргә торган иреннәре, авыз эченнән шигырь укыгандай, сизелер-сизелмәс кенә кымшаналар. Гадилә класс бусагасын атлауга ук, Шөһрәт аның каршысына килеп басты. Класс, моңарчы күрелмәгән вакыйга көтеп, тып-тын калды. Ә Гадилә берни аңламыйча: - Нәрсә бар? – дип, аптырап, дусларына карады. - Гадилә, - диде Шөһрәт кискен генә, - бөтен класска ишетелерлек итеп “мин синең кәләшең” дип әйт әле. Моңа ышанып җитмәүчеләр бар икән. Гадилә үзе белән шаяралар дип уйлап, урынына барып утырмакчы булды, ләкин Шөһрәт аның юлына аркылы төште: - Давай әйт. Син бит миңа гомерең белән бурычлы... Кыз кинәт агарынып китте. Елмаерга торган иреннәре усал кысылды. Ул Шөһрәтнең мыскыллаудан чалшаебрак торган йөзенә чылтыратып чабып җибәрде. Класста, әйтерсең бомба шартлаттылар, гөрс итте дә тынды. Гадилә сумкасын да алмыйча, урамга чыгып йөгерде. Шуннан соң гына укучылар шаулашырга, кычкырышырга тотындылар. Шөһрәтнең яңагына Гадиләдән башка да өстәүчеләр булды. Ләкин ул инде авыртуны тоярлык хәлдә түгел иде. Берничә көн Гадилә дә, Шөһрәт тә мәктәпкә килмәделәр. Бераздан классташ дуслары Гадиләнең район мәктәбендә укый башлавын ишеттеләр. Ә Шөһрәт ярты ел каңгырып йөргәннән соң, кайсыдыр шәһәргә һөнәр училищесына китеп барды. Ике дусның язмышлары шулай аерылды. (466 сүз.) (Ф.Яруллиннан) Изложение № 7 Кыр казы. (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 144-145 битләр). Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар иде. Күлнең иңе 4-5 чакрым чамасында булганлыктан, аның бер ягыннан икенче ягына булган нәрсәләр күзгә чак- чак кына күренәләр. Май ае керү белән, күлнең тирә- ягында кешеләр кайнаша башлый. Монда тирә- яктагы авыллардан, хозур кылып ятар өчен, әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр. Кич булса, күлнең кайбер урыннарында, өелеп-өелеп үскән камышлар арасында су кошлары, төрле тавышлар белән кычкырып, чутылдашып, тирә- якны яңгыратып торалар. Күлнең тирә- ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә: кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер- өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикеренүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде күл тирәсендә кешеләрне күреп булмый. Алар да монда килми башлыйлар. Бу вакытта Ак күл төн ягыннан көн ягына таба, җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап хәл җыеп, тамак туйдырып, хозур кылып китә торган урыннары булып әверелә. Бу вакытта һәр көн өер- өер кыр казлары күлгә төшеп, хәл җыеп, юынып, тагын да болыт кебек һавага күтәрелеп, кыйбла ягына очып китәләр. Аларның “кыйгак!.. кыйгак!..”дип каңгылдашып, бер-берсе белән сөйләшкән тавышлары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора. Мин, күл буендаөелеп үскән камышлар янына барып, тирә- якка карана башладым. Шул вакытта “кыйгак!.. кыйгак!” дигән ялгыз каз тавышын ишеткәч, аптырап киттем. “Бу нинди каз тавышы?...Бу кайда булырга кирәк?”- дип, колак салып тыңлый башладым. Тавыш бик якын, үзем янында торган камыш арасында гына. Бу нинди эш?.. Камышларны ике якка ярып, тубыкка чаклы суга кердем. Ни күзем белән күрим: камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый, туктый... йөгерәм дисә, камышларга эләгеп кала. Ул, мине күргәч, куркуыннан бар көчен сарыф итеп, талпына башлады. Ләкин һәммәсе бушка!.. Күп тә азапланмый, мин аны тотып алдым. Кулыма казны тотып, атларны җитәкләп, төш алдыннан гына өйгә кайтып кердем. Кыш керер алдыннан казның сынган канаты яхшы ук төзәлде. Сирәк булса да, канатын күтәреп аркасына сала башлады. Күрәсең, канат сөяге бөтенләй эштән чыкмагандыр. Бөтенләй сынган булса, бу рәвешле төзәлә алмас иде. Казның бу рәвешле сәламәтләнгәнен күргәч, бик тә бик шатландым. Бервакыт очып йөрерлек бер хәлгә килер әле дип уйлый башладым. Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, аның алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буенча тәрбия кылдым, кунак иттем. Аның канаты төзәлде. Менә беркөнне иртәнчәк бик югарыда, еракта: - Кыйгак!.. Кыйгак!..- дигән кыр казларының тавышлары ишетелә башлады. Шул вакытта аның дәртләнүе тагын да артты. Теге, һавадагы кыр казлары безнең авыл турысыннан үтеп барганда, ул артык уйлап та тормый , йөгереп, алга таба бераз барды да югары күтәрелеп оча да башлады һәм теге кыр казларына таба карап очып та китте. Мин гаҗәпләнеп карап тордым да калдым. (473 сүз) (М. Гафуридан) Изложение № 8(контроль) Туган җир (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 144-145 битләр). Инсафның тамагыннан аш үтми, башыннан уй-кайгылары китми. Аның назлап- иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле кара елгыр айгыры югалды. Тартай болынында башкаатлар белән утлап йөргән җиреннән, шүрәле урлагандай, юкка чыкты. Атна – ун көн эчендә малайның эзләмәгән җире калмады. Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый. -Кайта, кайтмый хәле юк! Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый.Галәү бабай моннан күп еллар элек булган хәлне исенә төшереп сөйли башлады. Безнең әти Сираҗи исемле комсыз байның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде. Бер елны ашлык бик уңган ел иде, ашлыкны шәһәргә илтеп сатты да түгәрәк кенә бия алып кайтты. Ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып чыгып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән торып чыгуымны баскыч төбендә көтеп ала торган иде бичара. Тора- бара миңа шулкадәр ияләшеп китте- иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Өч елдан көр генә тай булып җитте. Ай-һай матур иде дә инде.Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык. Берничә авылда Сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Инде атлы булдык дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Дүрт бала белән урамда калгач, әти тайны бер Себер сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәр тайны арба артына бәйләп куйгач, Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси еладым. Ул башын җилкәмә салып бик озак торды. Ә кузгалып киткәч, бер борылып карады да, сау булыгыз дигән кебек, урам яңгыратып кешнәп җибәрде. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым. Ярты еллап вакыт узгач, Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әти белән печән чаба идек. Коенып чыгыйм дип, яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Ат ярга килеп чыккач, исебез китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ел ярым буе туган ягын эзләп йөргән бит мескенем. Могҗиза... Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр беткән хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек, Якты күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә таба карап торды, тирән сулап, Иделгә борылып карады, аннан соң хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлыннан китеп барды. Без кайтканда, Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкадан кергәнемне күргәч, башын күтәреп кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде бу. Янына килдем, таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да, йокыга киткән кебек, бик озак торды. Өйдән икмәк кисәкләре алып чыктым, ашамады. Алдына солы салдым, иснәп тә карамады. Икенче көнне, иртән торып чыкканда, үлгән иде инде мескенем! Башын салкын көл-күмер өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан диярсең... Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы. (497 сүз.) (Г.Сабитовтан) 10 сыйныф Диктант текстлары Диктант №1 ( “ Тыныш билгеләрен кабатлау “ темасы буенча) Мин тормышка гашыйк (“Мәгариф”, №4,2011.) Мин тормышка гашыйкмын. Тып-тын тамган тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынгын гөрләвекләрне яратам. Кошлар җырын тыңлап, җир йөзенең шау чәчәк белән күмеләчәгенә ышандырып, умырзая керфекләрен ачуга, күңел җырлый башлый. Ә бөреләр? Күргән саен мин аларны беренче генә күрәм кебек. Берничә көн үтүгә, алар – яфрак. Мин аларга өр-яңадан гашыйк булам. Зәңгәр биеклектә кыр казлары, торналар оча. Алар тавышында кешеләргә сөйлисе сүзләремне, җырлыйсы җырларымны ишетәм. Җәй җитсә, кырлар өстендә дулкыннар уйный. Шунда мин талгын гына җилдә тибрәлгән алтын башакларга гашыйк булам. Яратуым чиксез. Биттән сөеп искән йомшак җилләрне генә түгел, тамырлар сусап калган чакта яңгыр болытларын куып китергән көчле җилләрне, яшенне дә яратам. Дөньяны ут алыр кебек, тирәкләр кырылып бетәр кебек. Тик күңел курыкмый, ә шатлана, балкып салават күпере сузылачагына, тамырлар яңгырдан алган яңа көч белән яшәүләрен дәвам итәчәгенә ышана. Ә өмет-яшәү терәге. (134 сүз) Диктант №2( контроль)( “Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы” буенча ) Галиҗәнап икмәк (“Мәгариф”, №4, 2010). Игенче өчен икмәктән олы, кадерле берни юктыр, мөгаен. Шуңа күрә үз хезмәтенең уңышын күрү аның өчен әйтеп бетергесез зур шатлык. Орлык чәчкәннең беренче көнендә яуган яңгырны да ул алтын бәһасенә тиңли.Икмәк беркайчан да җиңел табыла торган байлык булмады. Ул һәркайда да игенчедән авыр хезмәт таләп итә, шуңа күрә аның кадерен игенче генә белә. Ә без, искергән икмәкне чүпкә чыгарып ташлаган чакта, аны үстерүчеләр хакында уйлыйбызмы икән? Еш кына мин битен тирән сырлар баскан бер әбинең, чүплек савыты кырыена килеп, икмәк кисәкләре җыеп торганын күрәм. Тәбәнәк буйлы әлеге әби нигәдер миңа инде күптән вафат булган әниемне хәтерләтә. Ирексездән әниемнең ачлык елларында ачка шешенеп, зур газаплар белән үлем тырнагыннан котылып калулары турында сөйләгән сүзләре искә төшә. Аның моңсу күзләре әле дә булса миңа сынаулы карыйлар кебек: “Син минем корычтай авыр кулларымны, яргаланып җир төсенә кергән бармакларымны хәтерлисеңме?-диләр сыман.-Менә шул куллар белән алтын бөртекләрне җиргә иңдереп, алар үсеп яңа икмәк булганчы, күпме көч сарыф ителгәнен бары игенче генә белә шул”. Әниемнең җилдә яргаланып беткән иреннәре шулай дип пышылдый сыман. (169 сүз) (Д. Гайнетдиновадан) Изложение текстлары Изложение №1.(контроль) Мирсәет Казанда. (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”,2003, 182-184 битләр) Уйламаганда-көтмәгәндә, унбиш яшьлек Мирсәет Солтангалиев, мәшһүр Казан каласына килеп, данлыклы Татар укытучылар мәктәбе укучысы булып куйды. Анда сугыла Мирсәет, монда бәрелә –берьюлы барын колачлап алырга омтыла. Ул мәктәптәге һәммә түгәрәкләргә языла. Рус әдәбияты һәм тарих, социология һәм психологиядән махсус хезмәтләргә ябышып ята. Спорт гимнастикасы белән дә мавыгып ала берара. Хәтта, ниндидер ярышта катнашып, призга лаек була. Мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп, тамашалар куюда катнаша. Беренче сыйныфта укый башлаган көннәрендә үк алар Сәгыйть Сүнчәләй белән якынаеп алалар. Сәгыйть Сүнчәләй- әдәбият һәм шигырь белән мавыккан үсмер. Аларны менә шушы әдәбиятка булган мәхәббәт якынайта. Аннары Сәгыйть Шәрык үтә торган милли кичәләрне калдырмый торган була. Шул кичәләрдән кайткач, Мирсәет янына кереп, чәй янында үзенең күргәннәрен сөйли. Шулай көннәрнең берсендә Мирсәет тә данлы Шәрык клубына килде. Бармый калырга ярамый, дип аңлаттылар, чөнки аның исеме, чыгыш ясаучылар белән бергә, игъланга кертелгән иде. Ул кичәдә исеме телдән телгә күчеп йөргән Тукай үзе дә чыгыш ясарга тиеш икән. Сабан туенда иң элек малай-шалайны көрәштергән кебек, Мирсәеткә дә кичәнең башында ук сүз бирделәр. -Хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең каршыгызда хәзер талантлы яшь әдип, Татар укытучылар мәктәбе укучысы Мирсәет Солтангалиев чыгыш ясый, -диде алып баручы. Арттырып җибәрде, билгеле, алып баручы “талантлы әдип” дигән сүзләр белән. Ул Толстойдан өч хикәя тәрҗемә итте, аннан Вересаев белән Загоскиннан тәрҗемәләре бар, үзе биш- алты хикәя язды. Бар булган иҗаты шулардан гыйбарәт. Ул сәхнәгә чыгып басты. Залда танылган әдипләр, шагыйрьләр. Үзе кебек укучылар,мәдрәсә шәкертләре... Ишек төбендә әле хәрәкәт тукталмаган: |