ПОЗНАВАТЕЛЬНОЕ Сила воли ведет к действию, а позитивные действия формируют позитивное отношение Как определить диапазон голоса - ваш вокал
Игровые автоматы с быстрым выводом Как цель узнает о ваших желаниях прежде, чем вы начнете действовать. Как компании прогнозируют привычки и манипулируют ими Целительная привычка Как самому избавиться от обидчивости Противоречивые взгляды на качества, присущие мужчинам Тренинг уверенности в себе Вкуснейший "Салат из свеклы с чесноком" Натюрморт и его изобразительные возможности Применение, как принимать мумие? Мумие для волос, лица, при переломах, при кровотечении и т.д. Как научиться брать на себя ответственность Зачем нужны границы в отношениях с детьми? Световозвращающие элементы на детской одежде Как победить свой возраст? Восемь уникальных способов, которые помогут достичь долголетия Как слышать голос Бога Классификация ожирения по ИМТ (ВОЗ) Глава 3. Завет мужчины с женщиной 
Оси и плоскости тела человека - Тело человека состоит из определенных топографических частей и участков, в которых расположены органы, мышцы, сосуды, нервы и т.д. Отёска стен и прирубка косяков - Когда на доме не достаёт окон и дверей, красивое высокое крыльцо ещё только в воображении, приходится подниматься с улицы в дом по трапу. Дифференциальные уравнения второго порядка (модель рынка с прогнозируемыми ценами) - В простых моделях рынка спрос и предложение обычно полагают зависящими только от текущей цены на товар. | Изложение №4(контроль) Табылдык (З. Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003,58-59 битләр.) Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән кош тоткандай сөенеп кайтып керде. Ишек секунд эчендә диярлек ачылып ябылды. Резин итекләр як-якка авып калды. - Әни, диде ул бүлмә ишеген ачуга, бу сүзнең искиткеч бер куанычны җиткерү теләге белән әйтелгәне сизелеп тора иде: - Мин акча таптым! Менә! Унлык! Дүрткә бөкләнгән кызыл акчаны әнисенә сузды. Рәйсә апа белән Васыйл абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк лепелдәп куйды: “Әти-әнисе нәрсә әйтер икән?” Шул мизгелдә күңел балачакка кайтып, үзем белән булган бер вакыйганы күз алдыннан үткәрдем. ... Беренче сыйныфта укый идем. Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Бәхет кошы тоткандай, аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә 8 сум акча : берсе- бишлек, икенчесе өчлек иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм дә, сумкамны күздән ычкындырмадым. Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде. “Әни,акча таптым,”- дип, кулымдагы янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып, эчендәге акчасын карады. Әнинең “Молодец, кызым!”- дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән көткән минутымны онытасым юк. Ләкин... Әйтерсең мин тоткан бәхет кошы пыяла булган да. Ул әни кулыннан ялгыш төшеп китеп чәлпәрәмә килгән. ” Кайсы бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар, сораштырырбыз әле, кызым. Авыл җире бит. Бәлки, иясе табылыр,”- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шулкадәр көчле тәэсир иткән. Күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул вакытта минем шатлыгымны кайгыга әйләндергән әни минем күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән. Кеше кайгысы синең шатлыкка әверелмәсен, кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде. ...Икенче көнне Гөлнара тапкан унлык кызыл кофтага әйләнде. Ул болай да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды. (344 сүз) ( Көндәлек матбугаттан) 8 нче сыйныф Диктант текстлары Шаулагыз, имәннәр. Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Урмандагы һәр агач үз уена, үз моңына чумган. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла. Имән-тарихчы ул. Имән-урманнын тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш-жыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Беллмәссең? Ихтимал, ул – физиктыр. Каты, төгәл хис- кичерешләр белән исәплшми. Имән- тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якның халкы газаплы сугыш елларында ниләр күрде? Халыкның аһ- зарлары кайларга сеңде? Сезнең төпләрегездәөелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә. Имән чикләвегенең күмәчен ашап, ач үлемне җиңделәр? Офык чистарды. Имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт белән шауладылар да шауладылар. Шаулагыз, имәннәр , тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз! Халкыма иминлек теләгез! ( М. Мәһдиевтән) Диктант№1 ( контроль) (“ Җөмлә төрләре”темасы буенча). 1.Тракторчыларның берсе шунда эшләүче хатыннан: “Концерт башландымы әле, апа?”- дип сорады. 2.Хатын шунда ук радионы борып җибәрде һәм: “Утырып тыңлагыз!”- дип, урындыклар китереп куйды. 3. Мостафа укып бетергәнне дә көтмичә: “ Аны шулай , йөрәккә үткәзеп, кем язган?”- дип, түземсезләнеп сорады. 4. Лагерьдагы тәрбиячеләр балаларны: “ Рәхим итегез, кадерле дуслар!”- дип, ачык йөз белән каршы алдылар. 5. Яз көне алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелде. Балалар, моны күреп: “ Быел алма күп булыр, чәчәкләр арасыннан агачның яфраклары да күренми, “- диештеләр. 6. “ Нигә чүкеч я балта алып килмәдең соң, бабакай?”- дип кычкырып җибәрде Ивашка, гаҗәпләнеп. Диктант№2 ( “Кушма җөмлә “ темасы буенча) ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 142 бит) 1.Шомлы хәбәрләргә төренгән майның егермесе җитте. Кояшлы җылы яз инде байтак вакыт хакимлек итә, агачлар күптән инде яфрак ярган, үлән сабаклары шаулап буй үстергән, алмагач һәм шомыртларның ап-ак чәчәккә күмелгән бер мәле иде. (Г. Иделле). 2. Таң беленә, Офык алсулана. Тып-тын өйләр, кырлар, үләннәр. Көмеш чыклар кунган миләүшәләр Күк башларын түбән игәннәр (Р. Вәлиева). 3. Язлар килә, Кояш көлә, Бар дөньяга Нур бөркелә. Аяз күктән, Чут-чут итеп, Җырчы кошлар Тавыш бирә. (Р. Вәлиева). 4. Иртән иртүк торып йөгереп кайттым да гер күтәрергә тотынган идем, әни әрләргә кереште. ( Н. Акмалов). Бирем. Кушма җөмләләрне билгеләргә. Диктант№3 ( “Иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч җөмләләр” темасы буенча) ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001.) 1.Сәбәбе шул: өлкә газетасында чыккан мәкалә. 2. Мәсьәлә шунда: иртәгесен Аю чокырында балта, пычкы тавышлары яңгырап ишетелә башлады. 3. Кем алдый, шул урлый. 4. Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна. 5. Барыннан да элек шуны әйтеп китим: бик зур һәм бик җайлы квартирасында ул япа- ялгызы яши. 6. Бакчаның эше шундый инде аның : көзли дә бетеп тормый, кышлый да бетеп тормый. Бирем. Иярчен җөмләләрнең төрен билгеләргә, схемада күрсәтергә. Диктант №4 (контроль) (“Иярчен җөмләләр” темасы буенча) ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 157 бит) 1. Сабир кайтып җитә алмады: чана юлы төшмәгән иде әле. (М. Әмир). 2. Кәефе кырылу сәбәпле, соңгы кадакларга ул катырак, хәтта ачу белән сукты. 3. Төнлә сибәләп узган яңгыр комлы юлны чылатып өлгермәгән,шуңа күрә бу аз йөрелгән юл, вакыт- вакыт ком чүленә әйләнеп, безнең юлчыларны әледән- әле тоткарлый иде. 4. Өең буш булса да, күңелең буш булмасын.5. Билгеле: ул заманда авылда китап дигән нәрсә алай күп түгел иде әле. 6. Бу тәвәккәллек аңа шулкадәр зур рәхәтлек бирде ки, аның шатлыктан тонган күзләре бернәрсә күрмиләр иде. 7.Кар өстенә учлап энҗе сипкәннәрмени, дөнья мең төрле төсләргә кереп җемелди. 8. Сугыш узган якларда булгаладым. 9. Ботаклар битне сыдырмасын өчен, алар бик сак булдылар. 10.Язмышлар аерылуда үз гаебе дә барлыгы ачыклангач, егетнең йөрәге бигрәк тә сыкрап типте. Бирем. Иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләргә, схемада күрсәтергә. Диктант №5 (“Күп иярченле кушма җөмләләр” темасы буенча) Колын. ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 159 бит) Җәй башында безнең җирән кашка колын алып кайтты. Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Иртән торуга иң беренче куанычымшул: ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул, мин янына керүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора- бара ияләнде. Мин дәшкәч, колакларын торгызып, борылып карый торган булды. Бераздан, матур борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары көл төсле зәңгәрсу-соры, хәтфә кисәге шикелле йомшак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары эләктереп алырга өйрәнде. Өммикамал апа зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен, ул гаҗәп сөйкемле тавышлар чыгара, әйтерсең, чың-чың итеп, берьюлы әллә ни тикле көмеш тәңкә коела. (110 сүз) (Г. Бәширов). Бирем. Күп иярченле кушма җөмләне аерып язарга, схемасын төзергә, төрен күрсәтергә. Диктант №6 ( контроль) (“ Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” темасы буенча) Чишмә янында ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 165 бит) Серле тынлык белән ак яктылык кына эленеп тора иде тирә-юньдә. Рәхимҗан шулкадәр бәхетле һәм шат иде: ул җир белән күк, болыт белән көрт аермасын онытты. Кинәт каядыр янәшәдә генә колагына серле аваз чалынгандай булды. Челтерәү авазы якыная төшкәч кенә, үзенең җирдә булуын, инеш буйлап чишмәгә баруын төшенде. Җылы пар бөркеп, челтерәп агып яткан чишмәне күргәч, таң калды егет. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: бөтен дөнья – урам һәм тыкрыклар, инеш һәм су буйлары кар астында йомылып яткан бермәлдә чишмә күмелмичә калган. Нурлы аланлылар үзен күптән оныткан булуга карамастан, чишмә тирән кар катламын ярып чыккан : тибеп тора. Җылынып киткәндәй булды егет, чөнки шаулап аккан салкын чишмә суыннан җылы пар бөркелә иде. Егет, билдән карга батып, үргә чана тартып менгәндә дә, урамнардан үткәндә дә, шул җылылык аны озата барды. Иртәгесен тагы су буена төште Рәхимҗан. Ак кар өстендә күзгә күренер- күренмәс кенә зәңгәрсу рәшә йөгерә. Никадәр матурлык монда! (143 сүз) ( Р. Мөхәммәдиев) Бирем. Иярченле кушма җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга. Диктант №7 ( “Катнаш кушма җөмләләр” темасы буенча). ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 161 бит) 1. Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь Ботаклары хәрәкәткә килде: анда әллә ниткән ыгы- зыгы бар иде. (М. Мәһдиев). 2. Көн- төн җепшек кар ява. Үзәккә үтә торган төньяк җилләре сызгыра, шуңа күрә тоткыннар арасында авырулар, үлүчеләр күбәя бара.(Г. Әпсәләмов). 3. Язмышлары шактый охшаш булса да, сүзләре бәйләнә алмый аптыратты; мәктәп, авыл һәм туган- үскән яклары турында хәбәрләшеп алдылар. ( Р. Мөхәммәдиев). 4. Бер төркем очып китүгә, икенчеләре килеп төшә, ыгы- зыгы туктаусыз дәвам итә.(И. Гайфуллин). 5. Апрель аенда көннәр озая; яз килгәнне борыннары сизеп, җылы өннәреннән аюлар, бурсыклар баш калкыта. ( Г. Хәсәнов).6. Кич җитүгә, ояларында барысы бер җылы йомгак булып оешып йоклыйлар, ә Мирхәйдәр абзый аларга карап куанып йөри. (100 сүз) (И. Гайфуллин) Диктант №8 (контроль) (“Ел буена үтелгәннәрне кабатлау” темасы буенча) Җан авазы ( “Мәгариф”журналы, №4, 2010, 18-19 битләр) Җир өстенә ап- ак карлар явып, көннәр суыткач, авылда каз өмәләре башланып китә. Ул чакның күңеллелекләрен сөйләп бетергесез... Яшь кызлар,килен-апалар, чиратлашып, өйдән өйгә каз өмәсенә йөри. Елның бары шушы фасылында гына һәр йортта күпереп торган мамык мендәрләр әзерләнә. Казлар да, салкыннар җитү белән үзләренең санаулы көннәрен сизенгәндәй, канат җилпеп, каңгылдашып, без белмәгән телдә бер-берләре белән гәпләшәләр. Бәлки, очып ерак- еракларга да китәрләр иде. Түшләре җиргә тиеп тәмам тулышып авырайган казларның уйлары нидә икән? Казлар бик сизгер, горур кошлар бит. Аларның хәтерләре дә яхшы. Казлар дисәм, бала чагым искә төшә. Авылда иң күп каз безнеке була иде. Өч ояга кырык бишләп бәбкә. Барысы да көрән төстә. Кыр казларының күктән аваз салып кайтуларын күзәтергә ярата идек без. Аларны күрүгә, бер- беребездән уздыра- уздыра салам бөртекләре җыеп, казлар утырган ояга салабыз. Кыр казлары килгәндә, никадәр күп салам җыеп каз оясына салсаң, шулкадәр күп бәбкә чыга, имеш. (147 сүз) Бирем. Аерып күрсәтелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә, төрен билгеләргә. 8 нче сыйныф Изложение текстлары Изложение №1 Көзге бизәкләр (Я.Х. Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү. 8-11. Казан, “Мәгариф”, 2005, 7-8 битләр) Тыкрыкларның берсендә, Хуҗа Насретдин өе шикелле, авыш яктан терәтелгән бәләкәй генә агач йорт бар. Аның кыйшаеп беткән капкасы төбендә чәчәк сатучы Мортаза бабай утырган була. Әнә бүген дә ул шунда. Өстендә- озын җиңле ак күлмәк, җиңсез кыска бишмәт; башында- ямьшәеп һәм каешланып беткән түбәтәй. Калын кара кашларына һәм кәҗә сакалына чал йоккан. Гөлшәһидә көн саен аңардан чәчәк сатып ала. Күпләп алмый, өч- дүрт тармак кына, иң матурларын сайлый ул. Дөресрәге, иртән акчасын түләп калдыра да чәчәкләрне кич кайтышлый кереп ала. Гөлшәһидә Мортаза бабай белән ягымлы итеп исәнләште, хәлен сорашты. - Ал да гөл минем хәлләр, кызым, - диде аңа каршы бабай.- Үзең әйбәт кенәме? Сиңа дигәннәрен алып та чыкмадым, өйалдында банкага утыртып калдырдым. Бүгенгеләре бигрәк матур, көнләшеп үзең чәчәк булырсың. Гөлшәһидә елмайды. Әйе, бүген аңа нәкъ шундый чәчәкләр генә кирәк. Аның эчке сөенечен хәтта карт та сизеп алды. - Бер- бер шатлыгың бармы әллә, кызым?- дип сорады. -Үзем дә белмим әле, - диде Гөлшәһидә, кызара төшеп.- Бар шикелле. Мортаза бабайлар чатыннан борылгач, хастаханә дә күренә. Әнә аның нык таш нигезгә утыртылган биек чуен рәшәткәсе. Рәшәткә буенда- яшел стена шикелле сәрви куаклары. Аларның башлары, рәшәткәдән аз гына биегрәк калдырып, тип- тигез кыркылган. Эчтәрәк юан-юан карама, өрәңге, каен агачлары. Аларның куе ябалдашлары киртләч- киртләч күтәрелгән яшел тауга охшый һәм бакча түрендәге өч катлы борынгы сары бинаны каплап тора. Өстән караганда хастаханә бинасы “Г” хәрефенә охшый. Әйтүләренчә, аның икенче канаты да салынырга тиеш булган. Әмма вакытында бу эш ниндидер сәбәпләр аркасында җиренә җиткерелмәгән, ә соңыннан инде картлар сүзе: калган эшкә кар ява. Гөлшәһидә тимер капкадан бакчага керде. Кызу җәй көннәрендә биредә һәрвакыт күләгә була. Авырулар рәхштләнеп ял итәләр. Гөлшәһидә, туктап, “Көз” дигән бөек рәссамның бакчага салган биниһая бизәкләренә сокланып карап торды. Бу бакча бүген генә шулай искитмәле матур һәм купшы булмаган бит. Нигә ул моңа кичә яки аннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән? Ул арада капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Башына күгелҗем эшләпә, өстенә шундый ук төстә затлы пальто кигән кыска ак мыеклы, озын һәм төз буйлы бер кеше машинадан төште.Бу- профессор Әбүзәр Таһиров иде. Ул, эшләпәсен салып, Гөлшәһидәгә ихтирам белән баш иде. Уйга чумган хатын аны бик соң күрде һәм, үзенең илтифатсызлыгыннан шактый уңайсызланып: -Сезгә дә хәерле иртә, Әбүзәр Гиреевич, -диде. -Күрәм, сез көзге бизәкләргә хәйран, -дип елмайды профессор.- Ләкин көзнең матурлыгыннан ләззәт аласыгыз килсә- урманда йөрегез, Гөлшәһидә.(370 сүз) (Г.Әпсәләмов) Изложение №2Синең әниең (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 98-99 битләр). Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы –токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми, дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде. Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булап эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый!” дип дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк,бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар! Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза: “Әни, - дигән ул күптән түгел язган хатында.- Мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, һәр елдагы кебек, канат җилпеп куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!”. Әни, Туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган- үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. (323 сүз) ( И. Газидан) |