Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча) Диктант текстлары 5 нче сыйныф Диктант №1 (12.09 2011_ Тикшерү диктанты. Татлы җиләк Июль. Тиздән кура җиләге өлгерер. Кура җиләге-шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп үсемлек ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар. Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны,эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур.Кура җиләгенюкә чәчәге , үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була. Кура җиләге июль- август айларында өлгерә. Җиләкләрне өлгергән вакытта күбрәк ашап калырга тырышыгыз. Урманда үскән кура җиләге аеруча файдалы. Кура җиләгеннән варенье, төрле эчемлекләр ясарга мөмкин.(75 сүз) (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”,2001, 8 бит). Диктант № 2. «Сузыкларның ярашуы» темасы буенча контроль диктант(№1) Беренче чәчәкләр. Агачлар арасында ястык кебек яткан кар кояшлы язның, табигатьнең тылсымлы көченә каршы тора алмый, эри. Аның артыннан безнең якның умырзаялары калка. Сәрдәнә башын төртү белән үк баллы зәңгәр чәчәген җибәргән. Күкебаш кызыл калпагын ача. Җилдәк алсу сабагын күрсәткән. Күршедә генә кар юасы тырпаеп чыга. Алар янында ук сәрдә күренә. Ул әчкелтем исле чәчәген соңрак җемелдәтә, ә хәзер туйганчы кар суы эчә, көч җыеп калырга тырыша. Монда һәрнәрсә үзенчә матур. Агач төбендәге мендәр кебек кабарып торган җете яшел мүк өстендә ефәк җепселләр күтәрелгән. Башлары коңгырт чукмарлы. Күке җитене шулай бизи язгы урманны, матурлыгы белән карашыбызны җәлеп итмәкче була. Нинди бай һәм гүзәл бездә үсемлекләр дөньясы. (107 сүз). Грамматик бирем. 1. Сингармонизмның беренче төренә сүзләр язарга. 2. Сингармонизмның икенче төренә сүзләр язарга. Диктант № 3. (“Фонетика, орфоэпия” темасы буенча) Таңны каршылау. (06.12.2011) (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 16 бит). Як-ягыма күз салам. Чоңгыл тирәләре, елга өсләре аксыл-күк куе томанга төрелгән. Теге як яр бөтенләй күренми, шунлыктан агачларның өске өлешләре ничектер һавада асылынып торалар сыман. Тирә-юнь тынлыкка чумган. Сирәк-мирәк кенә ишетелгәләгән тавыщлар да тонык, калын пәрдә аша ишетелгән сыман. Ниһаять, күкнең бер чите ут капканга охшый башлады.Сызылып кына таң беленде. Җикән камышларга, кеше буе булып котырып үскән су үләннәренә, кыяклы кураларга җан өреп, тыгыз җил исте. Таң җиле! Тирә- юнь шомлы кыштырдаулар белән тулды. Әлеге җил куе томанны хәрәкәткә китереп ботарлый, өзгәли башлады. Менә кояшның беренче нурлары бөтен җирне яктыртты. Минем яндагы куак-үләннәрнең өсләренә ләйсән сиптеләрмени, бөтен дөнья җем-җем итә, күзләрне чагылдыра. (102 сүз). Грамматик бирем. Дөнья, кояш сүзләренә фонетик анализ ясарга. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 23 бит). Диктант № 4.(”Графика, орфография” темасы буенча). Җырчы юкәләр. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 21-22 бит). Төн җәймәсе астында изрәп йоклаган урманга көн килде.Агачлар уянды. Юкә бик кәефле, ул бүген гаҗәп матур киенгән иде. Өстендә – яшел төсмерле ак җилән. Ул иртәнге кояш яктысында энҗе карлар кебек җемелди. Кояш югарырак үрләде, юкәне буеннан – буена яктыртты. Юкә тагын да чибәрләнде, ул кызыл җиләкләр сибелгән яшел келәм өстендә үк басып тора икән. Бераздан юкә җыр сузды. Бу җыр урман битендәге умарталыкка кадәр сузыла иде. Гүя бөтен җиһан көяз юкәне тыңлый.Аның җыры көйле, моңлы. Мин ул җырны бизәкле җир келәменә чалкан ятып тыңлыйм. Рәхәт була андый чакта! (90 сүз) ( М. Рафиковтан.) Бирем. 1.Авазлары хәрефтән күбрәк булган сүзләрне күчереп язарга. 2.к, къ авазлы сүзләрне аерып язарга. Диктант № 5.(“Фонетика, орфоэпия, графика, орфография” темасы буенча). Керпе һәм аның балалары. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 33 бит). Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар,күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар. Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр. Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар. Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. Ана керпегә бик кыен булды, чөнки аларның аерылулары мәңгегә иде.(115 сүз) Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча) (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 25 бит). 1. Түбәндәге сүзләргә антонимнар табып язарга. Аяз- салкын- Яңгырлы- исеңә төшер- Йомшак- вак- Җәй- үсте- Җилле- саргайдылар- 2. Синонимнар язарга. Шәфкатьле,....... зур,........... Матур,........ арыган,........ Зирәк,....... абруй,............ 3.Омонимнар белән җөмләләр язарга ярма,................ Кара,.............. чык,........ 4.Мәкальләрдәге антонимнарның асларына сызарга. Гыйлемлек- зурлык, наданлык- хурлык. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек. Батыр бер үлә, куркак көн дә үлә. Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер. Атаңны- башыңда, анаңны учыңда тот. Ата телен ул ала, ана телен кыз ала. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 30 бит). Март аен елның иртәсе дип бик хаклы рәвештә атыйлар. Бу язгы ай- табигатьнең җанлану, яңадан туу чоры. Нинди генә салкыннар, бураннар булуга карамастан, язның беренче сулышы һәрвакытта да март аенда сизелә. Беренче канатлы дусларыбызны-яз хәбәрчеләрен- март аенда каршылыйбыз. Урманнарда, кырларда тургайларның беренче җырларын ишетәбез.Хайваннар, балыклар, бөҗәкләр дөньясында җанлану башлана. Тау битләрендә чәчәкләр борын төртә. Агач кәүсәләре шифалы су белән тула. Яшь бөреләр күренә башлый. Кояш җылыта һәм иркәли. Яз табигатькә хуҗа булырга әзерләнә.(75 сүз). ( Х. Мәхмүтовтан). Бирем. 1. Калын хәрефле сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшерергә. 2. Табигатькә сүзенә фонетик анализ ясарга Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек. (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 32 бит). Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора. Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырганкөртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын якорь ыргаклары кебек як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора. Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул. Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.(118 сүз). (Журналист язмаларыннан) . Изложение өчен текстлар Изложение №1.Урман моңы. (Я.Х. Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7 сыйныфлар.Казан, “Мәгариф”, 2003, 9 бит). Сәер кеше ул Газизулла абзый. Гомере буе урманда яшәп тә, һаман күңеле урманнан бизмәгән. Яшь чагында әллә кайларда, Иртыш буйларында сал агызган. Аннан соң күп еллар урманчы булып торган. Газизулла абзый, мыек астыннан гына көлеп, Булатка карый. Әтисенең бу карашын Булат шунда ук төшенеп ала. Капкадан чыгуга, әтисе үзенең сыңар кулын Булатның җилкәсенә сала. Борылмалы тар сукмак буйлап алар бик озак шулай тын гына баралар. Газизулла абзый кинәт кенә туктала да Булатка карап пышылдый: - Тс- с! Шаулама! Ишетәсеңме? Булат, гаҗәпләнеп, әтисенә күтәрелеп карый. Газизулла абзый, башын бераз кырын салып, анытылып тыңлый. Кинәт аның йөзе яктырып китә, маңгаендагы тирән җыерчыклар языла төшә, мыек чылгыйлары кыймылдап куя. -Ишетәсеңме? -Ишетәм... Усак шаулый. - Усак кына түгел, Карурман бабай җырлый, улым. - Ә нигә соң ул үзе күренми? Газизулла абзый, улына карап, серле генә елмаеп куя: - Син, улым, урманның серләрен белеп бетермисең әле. Таң вакытын йоклап үздырасың.Әйдә, борылыйк, әнә яңгыр төшкәли башлады. Әниең борчылмасын. Кайтып йокларга яткач, Булатның күзенә йокы кермәде... Их, күрәсе иде шул җырчы бабайны. Отып аласы иде шуның моңлы җырларын! (167 сүз) (Г. Сабитовтан). Тестлар буенча индивидуаль эш Изложение № 2.(контроль) Урман – кешенең якын дусты. (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 9 бит). Урманны кем генә яратмый икән?! Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзлзр эзлибез. Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була. Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Дару үләннәренең дә бик күбесе шунда үсә. Башта урман кешеләргә тәмле- тәмле җиләкләрен бүләк итә. Соңга таба гөмбәчеләрне үзенә чакыра. Урмандагы һәр агач табигатькә үзенчә бер ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мисалга бөдрә яфраклы ак каенны алыйк. Аның суы кешеләрне ревматизм авыруыннан дәвалый. Май аенда җыйналган яфрагын чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәкләргә шифа була. Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр. Ә аның буй- сыны нинди тагын! Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк! (144 сүз) ( Й. Гәрәйдән) Изложение №3Керпе (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 24 бит). Бу хәл күп еллар элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн. Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кояш кыздырыпмы- кыздыра. Авылның олысы- кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч- дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм, күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды, кулымны чәнчеп, керпе килеп төште. Шул көннән алып керпе бездә тора башлады. Баштарак читен булды. Ахрысы, үзенә, әле карават астына, әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга, ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри. Салкын карлы бураннары белән кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгудан керпебезне кабат күрә алмадык. Мөгаен, болынлыкка киткәндер. (149 сүз) (Көндәлек матбугаттан) Изложение №4 (контроль)М уса турында (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 15 бит). Безнең Мостафа авылы бик матур елга буена урнашкан. Бу кечкенә генә елга шактый тирән һәм балыклы. Муса бала чакта буш вакытларын шул елга буенда уздырырга ярата иде. Мин дә аның белән балыкка йөри идем. Ул кармаклар, мин селәүчән савытын тотам. Тугайлыктагы тирәнрәк җиргә килеп туктыйбыз. Кармакларыбызны, әкрен генә, суга салабыз,калкавычларны күзштеп утырабыз. Менә беренче балыкны Муса тартып чыгара. Аның турында кызыклы берәр нәрсә әйтмичә калмый иде ул. Бу юлы да ярда ялтырап яткан кызылканат әллә нинди маҗараларга очраган икән. Муса табигатьне бик ярата идее. Без еш кына ерак тегермәнгә бара идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як - якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез - хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә.Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора. Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара. Шул бай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. (135 сүз) “Җәлил турында истәлекләр” җыентыгыннан) 6 нчы сыйныф Диктант текстлары . Диктант № 1. (“ Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау” темасыннан соң). Кичке учак. Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә километрга сузылып янар. Шуның өчен яр астына төшеп чокыр казыдылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды. Кичке салкын төште. Елга буенда тартар кычкыра, шарлавыктан челтерәп аккан чишмә суының көмеш тавышы ишетелә. Янган утка карап утыруы шундый рәхәт. Бөтен мәшәкатьләр онытыла, тынычланып каласың. (97 сүз). (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 35 бит). |